тини м мин — спорт гаилсе




Әти, әни һәм мин — спорт гаиләсе!

Таҗетдинова Гөлшат Ринатовна –

II категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат: Ата-аналарда һәм балаларда физкультура һәм спортка кызыксыну уяту. Балаларны физик яктан үстерү, сәламәтлекне ныгыту, сәламәт шәхес тәрбияләү. Ата-ана һәм бала арасында үзара ярдәмләшү, бер-береңә ышану, терәк булу, аңлашучанлык булдыру.

Үткәрү урыны: спорт залы.

Үткәрү формасы: ата-аналар һәм балалар белән уздырылган спорт кичәсе

Җиһазлар: зур һәм кечкенә туплар, скакалкалар, флажоклар, картон “ташлар”, алъяпкыч һәм яулыклар, сулы стакан һәм кашыклар, зур галошлар, обручлар, шарлар, магнитофон, кассеталар.

Зал спортка кагылышлы плакатлар, шарлар белән бизәлгән, музыка яңгырый.

Кичә спорт ярышлары, күңелле биремнәр, концерт номерлары белән бара.

Кичә барышы.

А.б. Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр, кадерле балалар! Хәерле көн, хөрмәтле тамашачылар! Бүген без бирегә “Әти, әни һәм мин- спорт гаиләсе!”дип аталган бәйгегә — ял һәм спорт кичәсенә җыйналдык. Әйдәгез, бәйгедә катнашучы спорт сөючеләребезне алкышлар белән каршы алыйк.

— 1 сыйныф укучысы – Каюмов Айрат, әнисе Дамира апа белән.

— 1 сыйныф укучысы – Габитов Муса, әтисе Марат абый белән.

— 2 сыйныф укучысы – Гилимуллина Ландыш, әнисе Язилә апа белән.

— 2 сыйныф укучысы – Галимзянов Рөстәм, әнисе Резеда апа белән.

— 3 сыйныф укучысы – Шаяхметова Флүзә, әтисе Ринат абый белән.

— 3 сыйныф укучысы – Мухаметзянов Ирек, әтисе Камил абый белән.

— 4 сыйныф укучысы – Низамов Булат, әнисе Флера апа белән.

— 4 сыйныф укучысы – Низамов Радик, әнисе Рания апа белән.

(Катнашучылар залга керә. А.б. аларны сәламли,сораулар бирә)

Ата-аналарга сораулар:

-Бүгенге кичәгә нинди теләк, максатлар белән килдегез?

— Өйдә иртәнге гимнастика эшлисезме?

— Гаиләгез сәламәт булсын өчен ниләр эшлисез?

— Гаиләгездә спортның берәр төре белән шөгыльләнүче бармы?

— Биредә утыручыларга нинди теләкләрегез бар?

— Бүген мәктәптә физик тәрбия бирүнең торышы сезне канәгатьләндерәме?

— Нинди спорт төрен яратасыз?

— Сәламәт булу өчен, спорт белән шөгыльләнүдән тыш, тагын нинди шартлар кирәк дип уйлыйсыз?

Балаларга сораулар:

Әниеңне (әтиеңне) бүген бирегә алып килү кыен булмадымы?

Әтиеңнең (әниеңнең) спорт өлкәсендә нинди уңышлары бар?

Кайсы спорт төрләрен яратасың, шөгыльләнәсеңме?

Син әниеңне (әтиеңне) алтын куллы дип әйтә аласыңмы?

Директор булсаң, мәктәптә спортны яхшыртыр өчен ниләр эшләр идең?

Сәламәтлекнең юлдашы нәрсә дип уйлыйсың?

Синең тимераягың, чаңгың бармы?

Спорт белән үзең теләп шөгыльләнәсеңме, әллә әти-әниең мәҗбүр иткәнгәме?

А.б. Гаиләләр белән танышып чыктык. Уеныбызны башлар өчен 2 командага бүленик.

(Геометрик фигуралар ярдәмендә 2 командага бүленү. Жюри составы белән танышу)

А.б .Кемнәр уйнарга ярата,

Кемнәр өлгер һәм җитез?

Безнең белән ярышырга

Кемнәр тели , әйтегез?

Хөрмәтле командалар. Сез үз командагызга исем, девиз уйлагыз.



Ә хәзер сезнең өчен 2 сыйныф укучысы Хәлиуллина Энҗе үзенең яраткан җырын башкара.

1 уен. “Җитезлекне сыныйбыз”

— Аяк арасына тупны кыстырып билгеләнгән ераклыкка (флажокка кадәр) йөгереп барабыз, скакалканы алабыз да 5 тапкыр сикерәбез, скакалканы калдырабыз, тупны кулга алып кире йөгереп кайтабыз.

2 уен. “Сазлык аша чыгу”

— Сезнең каршыда – “сазлык”, картон кисәкләре – “ташлар”. Шул ташларга гына басып, балагызны күтәреп “сазлык” аша чыгасыз.

3 уен. “Гаиләңне беләсеңме?”

— Балаларыгыз кечкенә сочинениеләр яздылар. Аларда һәрберегезнең гаиләсе турында сүз бара. Сочинениене тыңлап әти-әниләр үз гаиләләрен танырга тиеш.

4 уен. “Төгәл, пөхтә бул!”

— Алдагы уенда балалар һәрберсе үз гаиләсен уңган, тырыш итеп сурәтләгән иде. Шулаймы икән, сынап карыйк.

Алъяпкыч ябып, яулык бәйләп стакан белән су, кашык, бутылка торган урындыкка кадәр йөгереп барабыз. Кашык белән стаканнан су алып, бутылкага салабыз һәм кире йөгереп кайтабыз. Кайсы команда күбрәк су тутырыр икән?

5 уен. “Тапкырлыкта көч сынашабыз”

“Буталган хат“ уку. (Җавап: “Балаларыбызны намуслы, тырыш итеп үстерик!”)

А.б. Хәзер командаларыбыз бераз ял итеп алсын – “Чәчәкләр биюен” карагыз.

6 уен. “Кулга- кул тотынып”

— Әни белән бала билгеләнгән арага кадәр җитәкләшеп сыңар аякта йөгереп бара, кире йөгереп кайта.

7 уен. – Сыңар аякта сикереп бару әле ул нәрсә? Зур галошлар киеп йөгереп кара син! Флажокка кадәр зур галош киеп йөгереп барабыз, галошны кулга тотып йөгереп кайтабыз.

8 уен. – “Балам, бәгърем!”

Тормыш безне ничек кенә сынаса да, балаларыбыз турында без һәр мизгелдә кайгыртып яшәргә тиеш. Чынлыкта исә балаларга игътибар тиешле дәрәҗәдә микән? Хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм:

-Кайвакыт ул мамык төсле йомшак, кайвакыт таш кебек каты, кайчагында баллы, татлы, ә кайчакта әремнән дә ачы, кылыч кебек үткен, елан кебек чага да белә? (Тел) Сорау шундый: көненә бала ничә тапкыр иркәләү сүзе ишетергә тиеш? Бу сүзләрне язып бирергә.

А.б. Сез уйлаган арада Галимзянов Рөстәм җыр башкара.

9 уен. – “Мәкальне дәвам ит!”

Татар халык иҗатында кешедәге әхлак сыйфатлары хакында фикерләр, киңәшләр, үгет-нәсихәтләр бар. Мәкаль-әйтемнәрдә бала тәрбияләүнең ата-ана өчен гаять җаваплы эш икәнлеге искәртелә. Әти-әниләребез бу мәкальләрне истә тота микән, сынап карыйк:

Эшләгәнең кеше өчен булса, …

Оясында ни күрсә, …

Ана күңеле – балада, …

Өйнең яме … һ.б.

10 уен. – “Кем тизрәк?”

2 обруч бирелә, шуларны күчерә барып, флажокка кадәр барабыз. Обручларны кулга тотып йөгереп кайтабыз.

11 уен.

Баланы арка кочып флажокка кадәр алып барабыз да шар кабартып бирәбез. Бала кала, ана кайтып китә. Икенче ана килеп баланы алып кайтып китә. Уен кабатлана.

12 уен. – “Әйдәгез, биибез!”

Уенчылар арка белән парлап басалар, билләреннән бәйләнә. Шул килеш татар халык биюе биергә.

Жюри нәтиҗә ясаган арада 3 сыйныф кызлары бии.

Жюри нәтиҗә ясый. Җиңүче командага истәлекле бүләкләр тапшырыла.

А.б. Гаилә — тормыш нигезе. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар – гаиләнең көзгесе. Беркайчан да тоткалар купмасын, көзгеләр ватылмасын.

Сәламәт һәм бәхетле булыгыз! Киләсе очрашуларга кадәр!








Яндекс.Метрика lists
lists