тилр – илне терге гаилне йрге




Татарстан Республикасы

Апас муниципаль районы

Әтиләр – илнең терәге, гаиләнең йөрәге

(башлангыч сыйныфлар өчен кичә)

Эшләде:

М. Х. Гайнуллин исемендәге

Кызылтау урта гомуми белем

бирү мәктәбенең башлангыч

сыйныфлар укытучысы

Галимова Энҗе Салават кызы

Кызылтау

Тема: Әтиләр – илнең терәге, гаиләнең йөрәге.

Максат: Туган илне саклау ир-егетләрнең бурычы икәнлеген аңлату;

Ватанны саклаучылар көне белән әтиләрне котлау, аларны хөрмәт

итәргә өйрәтү;

Туган илебезгә ярату һәм горурлык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: укучылар ясаган рәсемнәрдән күргәзмә, әтиләр ясаган кул эш-

ләреннән күргәзмә, интерактив тактада әтиләрнең солдат

киеменнән төшкән фотолары күренә.

Кичә барышы:

Укытучы: Тыныч алсу таңнарны,

Һәркем күрергә тиеш.

Туган илен дошманнардан,

Саклый белергә тиеш!

Исәнмесез, хөрмәтле әтиләр! Без сезне күрүебезгә бик шат, бәйрәм белән котлап чын күңелдән тәбрик итәбез! Еш кына без гаилә турында сүз алып барганда күбрәк әниләр турында сөйлибез. Әлбәттә, газиз әниләребезнең тормыштагы роле бәя биреп бетергесез. Шул ук вакытта әтиләребез нигәдер игътибардан читтә кала шикелле һәм инде бүгенге кичәбезне без яраткан әтиләребезгә, Ватанны саклаучыларга багышладык. Ә хәзер “Әтиләр-илнең терәге, гаиләнең йөрәге” дип аталган кичәбезне башлап җибәрергә рөхсәт итегез.

1нче укучы: Сезгә булган җылы хисне, әти,

Гомер буена без саклыйбыз,

Һәм шулай ук, бу олы сүз белән

Туып – үскән илне атыйбыз.

2 нче укучы: Әтиләр узган җирдә

Яшәрә гөлләр.

Тыныч көннәрне бүләк итүче,

Илебез данын бөек йөртүче,

Әтиләрдә бит туган ил көче!

3 нче укучы: Җир йөзенең бөтен матурлыгын,

Килә Сезгә бүләк итәсе.

Дөньядагы назлы сүзләрнең дә

Иң олысын Сезгә әйтәсе.

4 нче укучы: Бөркет оча тауда, далада,

һәм уяна бөркет бик иртә.

Шуңа күрә Ватан-ана да

Кыюларны «Бөркет» дип йөртә.

(Укучылар башкаруында җыр «Бөркеткәй.»)

5нче укучы: Кош — һавада, ат — тауларда,

Егет яуда сынала.

6нчы укучы : Еракта-еракта тора,

Ир-егетләр сакта тора.

Сакта һәр-һәр чакта тора,

Тынычлыкны саклап тора.

7нче укучы: Әниләр эштә булганда,

Берүзең генә калганда,

Түгел өйне саклап тору,

Бу бит- илне саклап тору.

( Укучылар башкаруында “Солдатта булган диләр” җыры яңгырый.)

8нче укучы: Минем яраткан әтием ,

Бер дә аерылмабыз , — ди

Җир йөзендә беркайчан да,

Сугыш булдырмабыз , ди .

9 нчы укучы: Булмасын ул , булмасын

Кирәкми безгә сугыш !

Булмасын һич куркыныч ,

Булсын бөтен ил тыныч !



10 нчы укучы: Без дә үскәч , Ватаныбызны саклаучылар сафына басарбыз.

Ватан – Туган ил дигән сүз. Аны һәркем сакларга тиеш!

11 нче укучы: Узган буын мирас биргән кебек,

Йөрәкләрдә мәңге калырлык.

Без яшәрбез эшебез булсын диеп,

Килер буын искә алырлык!

Укытучы: Балаларның үзләренең кадерле кешеләренә-әтиләренә, иле-

безнең терәге – ир-егетләребезгә әйтер сүзләре.

12 нче укучы: Әтиләр илнең терәге ,

Гаиләнең йөрәге

Авырлыкларга бирешми

Әтиләрнең беләге .

13нче укучы: Әти безнең терәгебез ,

Әти безнең яклаучы.

Кирәк чакта минем белән

Дустым кебек уйнаучы .

(Әтиләрне котлап кызлар башкаруында “Катюша” биюе.)

Укытучы: Безнең әтиләребез туган ил алдындагы изге бурычларын намус

белән үтәп кайттылар һәм үзләренең туган җирләрендә тыры-

шып хезмәт итәләр. Аларның бүгенге сынауларда да югалып

калмауларына ышанабыз.

14нче укучы: Яратабыз, алкышлыйбыз,

Хәер-фатиха бездән.

Тапкырлыкның бу бәйгесе

Җиңү көтә бит сездән.

Укытучы: Әтиләр арасындагы бәйгене башлап җибәрәбез. Концерт номер-

лары белән аралашып бара.

1.”Рәссамнар” бәйгесе. Солдат тормышыннан бер рәсем ясау.

(“Әтиләр” җыры яңгырый.)

2. “Кем күбрәк белә.”Өч иҗекле кызлар исеме уйлап язу.

(“Смуглянка” биюе башкарыла.)

3. “Хәрби дәрәҗәләр.”Үсә бару тәртибендә хәрби дәрәҗәләрне

санарга.

( “Их, шома басабыз” җыры яңгырый.)

4.”Очучы” бәйгесе . 1 минут эчендә кем күпме самолет ясый.

(“Былтыр белән шүрәле” биюе)

5. Бию осталыгын сынау. Шарларны маңгайга кысып бию.

15нче укучы: Иң акыллы, иң уңганнар,

Бар эшкә дә булганнар.

Менә нинди әтиләр,

Менә шундый әтиләр!

16 нчы укучы: Әле ярый сез бар җирдә ,

Безнең иң ныклы терәк .

Бәхетебез тулы булсын ,

Сез безгә шундый кирәк .

17нче укучы: Менә нинди куаныч ,

Менә нинди зур шатлык.

Әтиләр булса янда

Безнең өчен горурлык .

18нче укучы: Һәр бала да бу дөньяда

Булсын иде әтиле .

Әти белән әнием

Иң – иң кадерлеләрем .

Бергә генә яшәсеннәр –

Минем шушы теләгем

Укытучы: Балаларның шундый матур теләкләре белән кичәбезне тәмам-

лыйбыз. Бәйрәмдә катнашуыгыз өчен рәхмәтебезне белдерәбез.

Баларыгызның да сезнең кебек батыр, тырыш,намуслы кешеләр,

туган илебезнең батыр сакчылары, лаеклы уллары һәм кызлары

булуларын теләп калабыз.

( Кичә “Бәхеттә-шатлыкта” җыры белән тәмамлана.)



Страницы: 1 | 2 | Весь текст




Яндекс.Метрика lists
lists