сламтлек театры_44076




Сәламәтлек театры

Сәламәт булыйк

КАТНАШАЛАР:

2 алып баручы

Бүре

Кызыл Калфак

Йөрәк

Үпкә

Баш мие

Әби

Тәмәке

I күренеш

Сәхнәдә урман күренеше: агачлар, куаклар, чәчәкләр.

Музыка яңгырый.

Алып баручылар чыга.

1 а.б. Исәнмесез, якын дусларыбыз

Сезне күргәч безгә бик рәхәт

Ясыйк әле бүген бергәләшеп

Сәламәтлек иленә сәяхәт.

2 а.б. Сәламәтлек иң зур байлыгыбыз

Яратырга кирәк дөньяны.

Сезнең алда чыгыш ясый бүген

3нче сыйныф укучылары.

Кошлар сайраган тавыш ишетелә. Бераздан җырлый – җырлый Кызыл Калфак чыга.

Кызыл Калфак. Озын – озак йөри торгач,

Кара урман юлында.

Очрадым мин төрле гаҗәп

Һәм дә сәер хәлләргә.

Аа – а – а , бу урманда

Аю – бүре юк микән?!

Аа – а – а, монда тәмле,

Кызыл җиләк күп микән?!

Аа – а – а, сандугачлар өзеп сайрый

Аа – а – а, мин барасы юлларда…

Кызыл Калфак үз алдына сөйләнә — сөйләнә җиләк җыя.

Кызыл Калфак. Ай, нинди кып – кызыл , матур җиләкләр! Тәмнәре – е… Телеңне йотарлык! (Кабып карый.)

Бу вакытта Бүре чыга. Бүре авыру кыяфәттә, авызында тәмәке. Әледән — әле ютәлли.

Бүре . Тукта, паровоз,

Шакылдамагыз, тәгәрмәчләр!

Кондуктор, тормозларга ба – а – ас.

Мине суырып алды

Тәмәке төтене – е – е…

Ла – ла – ла – ла – ла.

Кинәт кенә Кызыл Калфакны күрә, аптырап китә. Аяк очларына басып, Кызыл Калфакка якынлаша.

Бүре . А – а, Кызыл Калфак! Нишләп йөрисен берүзен? Сине монда очратырмын дип башыма да килмәгән иде.

Кызыл Калфак ( каушаганын белдермәскә тырышып). Ә ә, Бүре син икәнсең, танымый да торам. Картайгансың, бетеренгәнсең димме?

Бүре. Сәламәтлегем бик какшады шул. Кая киттең соң әле болай ашыгып, матурым.

Кызыл Калфак. Әби кунакка чакырган иде әле. Тәмле ризыклар белән сыйлармын диде. Менә (кәрзинен күрсәтә) үзенә дә күчтәнәчләр алдым.

Бүре. Алаймы, әбиең ерак торамы соң?

Кызыл Калфак. Урманны чыгып, калкулыкны үткәч, (кулы белән күрсәтә) уңга борыласың да әбинең өенә килеп чыгасың.

Бүре. (үзалдына). Ә — ә — ә, алай икән?! (уйланып тора). Кызыл Калфак, менә бу имәнлекне , сулга борылсаң. Син тизрәк барып җитәрсең, әбиеңне сөендерерсең.

Кызыл Калфак (шикләнебрәк). Киңәшең өчен рәхмәт, бүре дус. Ярый мин кузгалыйм инде. Юл кешесенең юлда булуы хәерле (кәрзинен алып тиз – тиз чыгып китә).

Бүре ( үз – үзеннән канәгать булып). Әһә, Кызыл Калфакны бик әйбәтләп алдадым. Иң озын юлдан барсын әле. Мин кыска юлдан элдерим. Уф, нишләптер йөрәгем дә чәнчи башлады (йөрәген тота), мин дә ашыгыйм әле ( чыгып китә).

Кызыл Калфак җырлап урман буена бара, каршысына Йөрәк чыга.

Кызыл Калфак. Аа – а – а, бу урманда

Аю – бүре юк микән?!

Аа – а – а,монда тәмле,

Кызыл җиләк күп микән?!

Аа – а – а, сандугачлар өзеп сайрый

Аа – а – а, мин барасы юлларда…

Моңсу гына музыка тавышы ишетелә. Йөрәк типкән тавыш астнда, авыр сулап Йөрәк чыга

Йөрәк. Ай, ай, үлә — ә — м (йөрәген тота).

Кызыл Калфак (куркып). Ай, кем бу?!

Йөрәк. Мин – Йөрәк.

Кызыл Калфак. Ни булды сиңа, Йөрәк?

Йөрәк. Хәлем авыр, мин үләмен,

Миңа кислород җитми

Никотин һәм явыз агу

Тибәргә ирек бирми.

Бик еш тартам тәмәкене

Үләрмен ахры бер көнне (елый).

Яшисегез килсә әгәр,

Тартмагыз тәмәкене!

Кызыл Калфак. Тәмәкене тартсаң , менә нинди хәлләргә юлыгасың икә — ә — ән. Ярый, китим моннан тизрәк, Йөрәене бу хәлдә күрү йөрәгемә ярамый (китә).

Моңсу гына музыка ишетелә. Кызыл Калфак урман табигатькә сокланып, җыр кйөли – көйли килә. Ютәлләп Үпкә килеп чыга.

Кызыл Калфак (гаҗәпсенеп). Ай, бусы кем инде моның?!

Үпкә. Танымыйсыз ахры , туташ,

Буламын мин – Үпкә.

Тәмәке тарта – тарта

Картайдым инде күпкә.

Иртәләрен көчле ютәл

Тамагымны кырдыра (ютәлли).

Тәмәкедән чыккан төтен

Тын юлларын яндыра.

Ник тартамдыр инде һаман

Бетәм ахры, янамын.

Кара төтенгә тончыгып

Кибеп бетеп барамын (чыга).



Кызыл Калфак. Ай – яй, тарткан кешенең хәле бик яман икән.Үпкәнең аһ – зарлары үпкәмә кара төтен булып утыра . Аһ – аһ!

Кызыл Калфак китәргә дип кенә торганда, каршысына Баш мие килеп баса.

Кызыл Калфак (баш миен һәряклап карап чыкканнан соң). Әһә, бусын таныдым. Син – Баш мие.

Баш мие (башын тоткан). Әйе, мин баш мие.

Киптерде мине явыз Җанвар

Башта якты уйлар калмады.

Ул минем акылымны түгел

Бер кап сигаретны сайлады (күзен йомып, онытылып китә, бераздан күзләрен ача).

Хәзер инде бик нык тырышсам да

Дәресләрне рәтләп аңлый алмыйм.

Игътибарым җитми,

Хәтерем юк

Тәмәкедән арына алмыйм.

Башым, баш…(чыга).

Кызыл Калфак (борчылып). Әйе, хәлләр шәптән түгел. Күрдегезме, ишеттегезме, тәмәке генә димәгез, әнә нинди явызлыклар эшли икән?! Ай, әбием янына соңга калам ич (китә).

II КҮРЕНЕШ

Әби чәй әзерләп йөри. Ишек шакыйлар.

Әби. Кем бар анда?

Кызыл Калфак. Бу мин, әбием. Оныгың — Кызыл Калфак. Исән генә торасыңмы . әбием! (Әбисен кочаклый.)

Әби (сөеп). Сөбханалла, бәбкәчем – алтыным килгән икән. Иртәдән бирле нинди шатлыгым булыр дисәм – син киләсе булгансың икән, балам. Әйдәле, балам, сыйлыйм әле үзеңне.

Кызыл Калфак. Әби, әби! Синең йөрәгең таза – саумы, башың авыртмыймы?

Әби. Аллага шөкер, балам, 90 яшемә җитеп, йөрәгемнең кайда икәнен белмим. Башым авыртса, урманында дәвасы җитәрлек, шифалы үләннәр эчәм. Табигатьтә никадәрле шифалы үлән, белеп кенә файдалан.

Кызыл Калфак.Әбием , ә шулай сәламәт булып яшәвеңнең сере нәрсәдә?

Әби. Иң элек хәрәкәт кирәк , балам. Гомер буе бер минут тик торганым юк, эшсез торсам, җаным тыныч түгел. Аннан соң балам, кешеләрне , табигатьне яратырга кирәк, шулай ук күңелеңдә яхшылык, җаныңда чисталык сакларга кирәк. (Әби чәй ясый). Чәй эчик әле, кызым.

Кызыл Калфак. Бигрәк тәмле чәй.

Әби. Җиде төрле үләннән ясалган.

Ашыгып бүре керә. Кызыл Калфакны күргәч, аптырап кала.

Бүре. Әле син килеп тә җиттеңмени, Кызыл Калфак?! Хи – хи – хи.

Әби. Бигрәкләр дә шыксыз бүре

Бу каян килеп чыккан?!

Әллә нинди бер яман чир

Гәүдәсенә ябышкан.

Кызыл Калфак (бүрегә). Бүре, бүре, миңа кара әле,

Гап — гади бер кызы мин бу дөньяның

Яратам мин шаярырга,

Яратам мин җырларга.

Әбием белән бергәләп,

Якты көнгә сөенергә,

Сәламәтлек, тынычлыкта

Озак – озак яшәргә.

Бүре (үкенечле тавыш белән). Кызыгам мин сиңа, Кызыл Калфак. Минем генә бер кемем дә юк. Үзем авыру (ютәлли), үзем ялгыз.

Кызыл Калфак. Бүре, бүре, әйдә болай эшлибез. Ташла син тәмәке тартуыңны! Әбием белән киңәш тә, шифалы үләннәр белән дәвалан, һәр көнне физик күнегүләр яса. Шулай бит, әбием (әбисенә карый).

Әби. Әйе, әйе, шулай, дөрес балам.

Кызыл Калфак. Сәламәт һәм яхшы күңелле булсаң, дусларың да бик күп булыр иде.

Сәхнәгә җырлап, тәмәке керә.

1нче тәмәке. Мин барам һәм тартам

Беломорканал.

Алдымда светофор,

Ну мин һаман барам.

Мин көчле һәм батыр,

Барсын булдырам!

Ялкауны , наданны

Утта яндырам.

2нче тәмәке. Миннән башка тормыш юк дөньяда

Бик күпләр шул мине ярата.

Тәмәекне җирдә бар да тарта

Мин дөньяга хуш ис таратам.

Йөрәкләрегез хәзер әкрен тибә (йөрәк чыга)

Начар эшли үпкә, бавырлар (үпкә белән баш мие чыга).

Кемнәр көчсез, кем акылсыз (бүрене эләктереп)

Шулар безнең арттан барырлар.

Сәхнәдәгеләр бүрене үзләренә тарталар.

Кызыл Калфак. Тыңлама, тыңлама аларны бүре, әйдә, минем белән.

Йөрәк. Бүре, бүре әйдә безнең белән.

Үпкә. Тәмәке сүзен тыңлама син.

Тәмәкеләр бүрене җибәрәләр.

1 а.б. (тәмәкегә). Исеңдә тот: кеше – бөек зат!

Яшәргә килгән җиргә

Синең татлы ялганыңа,

Иярмәбез без бер дә.

Бүре. Әһә?! Мин аңладым! Уу – у – у. Әй, ләгънәт. Бет, бет. Менә сиңа, менә сиңа. (Тәмәкене таптый.) Бүгеннән сәламәт тормышка аяк басам!

2 а.б. (уртага чыгып). Уйлан кеше: ник тартасың?

Сәламәтлекне бозып.

Көрәш тәмәкегә каршы

Барлык көчеңне җыеп.

Әйдәгез, яман гадәтләргә бирешмик!

Бергә. Сәламәт булыйк!

Бүре. Бәхетле булыйк!

ҖЫР:

Килдек сезгә якынайтып ерак юлларны

Күңелләргә якын итеп сезнең уйларны.

Рәхмәтебез бик зур сезгә, кадерле дуслар

Хөрмәт итүегез өчен безнең җырларны.

Һаман шулай бергә — бергә

Берләшеп яшик.

Дуслык җиңүләр китерсен

Гөрләшеп яшик.

Шатлык белән сугарылган

Тормыш хакына

Җыр белән хезмәтне бәйләп

Сәламәт яшик!








Яндекс.Метрика lists
lists