фганстан — йрк ярасы



Зал бәйрәмчә бизәлгән. әфган җыры яңгырый.

1 ук.Кичер, әнкәй, кичер,

кайта алмавымны!

Чит ил туфрагында

ятып калганымны.

2ук.Язмышымны белми

озак көткәнсеңдер.

“Кайтмый калмас ул,” -дип

өмет иткәнсеңдер.

1ук.Барсын илгә бирдем,

ни бар көчем булды.

Һәлак булуым да

халкым өчен булды.

2ук.Кичер, әнкәй, кичер,

кайта алмавымны!

Чит ил туфрагында

ятып калганымны.

А.б. Хөрмәтле кунаклар, укучылар! Безнең бүгенге очрашуыбыз ерак Әфганстан җирендә гомерләре өзелеп, мәңге яшь булып калган солдатлар һәм ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып яшәүче исәннәр хакында. Без якташларыбызның батырлыгына яңадан бер кабат сокланыр, аларга дан һәм мәдхия җырлар өчен, аналарның түземлеге һәм сабырлыгы алдында баш ияр өчен бу залга җыелдык.

1 ук.Әфганстан, исемең шигьри синең,

Җирең сихри, кыя, таш-тауларың,

Изге дуслык бурычын үтәр өчен,

Сиңа китте бик күп якташларым…

2ук. Әфганстан.. Каян гына килеп керде соң безнең телебезгә бер үк вакыттта сихри дә, дәһшәтле дә булган бу схз? Килеп керде дә бар халыкны сискәндереп, сагаерга мәҗбүр итте, аналарның төн йокыларын качырды, илгә кургаш табутлар кайтарды.

1ук.: Әфганстан. Күпләрне тетрәндергән сүз бу. Советлар Союзы хөкүмәте карары нигезендә Леонид Брежнев Әфганстанга совет гаскәрләре кертелү турындагы хәбәрне Үзәк телевидение буенча 1979 нчы елның 25 нче декабрендә игълан итте.

2ук. Сугыш… 9 ел 51 көн буе дәвам иткән сугыш…

1ук.Күпме кешеләрнең гомерен өзгән каһәр суккан сугыш.

“Девятая рота” фильмыннан өзек. (фикер алышу)

1 ук.: Әйе, әфган сугышы безнең халык өчен 15 меңгә якын кургаш табут, 50 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат рәвешендә әйләнеп кайтты. Исән кайтканнар мәңге төзәлмәс күңел җәрәхәте алды. Әфган мәхшәрен безнең илнең 520 меңгә якын сугышчысы кичеп чыкты.

Безнең республика территориясеннән чакырылган 9 меңнән артык солдат һәм офицер әфган җирендәге сугыш хәрәкәтләрендә катнашты. Күп кенә каһарман һәм батыр егетләр бүләкләргә лаек булды. 250 сугышчы – төрле орденнар, 1415 кеше медальләр белән бүләкләнде. Ләкин Татарстан Республикасы Әфганстан сугышында менә дигән 257 егетен югалтты.

Әле мыек та чыгарга өлгермәгән __егетен, солдат формасы кигертеп, Ватан куйган бурычны үтәргә дип, тау-ташлы Әфган иленә озатты районыбыз. шуларның 6сы безнең авылыбыз егетләре иде. нарат авылыннан 1 егетебез чит-ят җирдә һәлак булды. Аллага шөкер, барлык егетләребез дә Ватан алдында торган бурычларын намус белән үтәде.

Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы бу кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез. Гомерләренең иң матур вакытында һәлак булган егетләребезнең намус һәм хәрби бурыч төшенчәләрен үзләренең тормышыннан да өстенрәк куйганнары өчен горурлану тойгысы кичерәбез. Үлгәннәр хәтере исәннәрдә яши. 1 а.б.

Тын кал, иптәш!

Зур сынаулы еллар килгән чакта

Беленә икән кемнең-кемлеге

бер минутлык тынлык белән

Искә алыйк бүген без сезне.

Фәкать 1988 нче елның 15 нче маенда гына чит илдәге гражданнар сугышыннан совет гаскәрләре чыгарыла башлады һәм, ниһаять, 1989 нчы елның 15 нче февралендә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыкты.

Презентация.

Әфган җыры яңгырый.

2ук.: Солдат сугышны сайламый. Ул сугышны игълан да итми. Ул бары тик. биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы булып, халык һәм атан исеменнән боерыкны гына үти. Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамы һәм мәхәббәте нәкъ менә шунда күренә.

Бу кичәгә әзерлек барышында миңа күп кенә солдат хатлары белән танышыга туры килде. алардагы сагыш-моңны. әти-әнисен, туган якны сагыну хисен сүз белән генә аңлатып бетерү мөмкин түгел.

Ханнанов Илшатның хатын уку.

Габделхакованың “Сират күпере” әсәрен анализлау

Әлфирә Низамова шигыре. “Әфган кызалаклары”

15 февраль – совет гаскәрләре Әфган җиреннән чыгарылуга 23 ел тулган көн. Без бүгенге кичәгә сугыш кичергән, ул мәхшәрне үз күзләре белән күргән әфганчы егетләребезне чакырдык. Аларның бүген безгә, яшь буынга әйтер сүзе бар.

Әфганчылар белән әңгәмә.

“Тынычлык” җыры.



lists
lists